Яңа эзләү

    



Эзләү параметрлары: сүз / сүз өлеше: чапан

  • Тэтимол 2015

    ЧАПАН «долгополая верхняя одежда, которую носило духовенство» > чув. чаппан < чыгт., уйг., кырг. чапан > нуг., каз., к.-калп. шапан, башк. сапан «халат, чапан», үзб., таҗ. чаппон «дәрвишләр киеме, ямаулы халат һ.б.» < фар. чапан, асылда гар. диалектларыннан килә һәм Җөббә (к.) сүзе белән гомоген. Чапан сүз төр. теле даирәсендә сирәк очрый (рус. чапан, чепан кыпч. телләреннән, ихтимал, тат. теленнән) һәм фар. телендә дә актив кулланылышта түгел. Шуннан чыгып, бу сүзнең Якын Шәрыктән килүенә шикләнүчеләр дә бар. Ләкин аның төрки тамырлары да күренми (чабу белән чагыштыру күп сораулар уята). Будагов I: 452 (чапан гомумән иске киемне белдерә ди); Фасмер IV: 315; Федотов II: 390; Аникин: 643–644 (бай әдәбият күрсәтелә, ләкин тат. теле искә алынмый).

    Дерив.: чапанлы, чапансыз; чапанлык.



Баш биткә кайту