Тэтимол 2015

ЯЯЛА-У : (ЗДС: 227) йайала-у «мучиться, страдать». Бу сүз брб. диалектына күрше халыклар – алтайлылардан яисә үзләренең элгәрләре – уйгурлардан, уйгур диалектларыннан килсә кирәк. Аларда йайа- «азаплану; корбан ителү» сүзе бар. Кытайның безнең эрадан күп элек языла башлаган тарихи язмаларында төркиләрнең килеп чыгышы турында күп тапкырлар бер үк риваять китерелә: иң бор. төркиләр (Кытайдан) көнбатышта, «Көнбатыш диңгез»дән көньяктарак яшәгәннәр. Берзаман аларга бик көчле дошман һөҗүм иткән һәм кырып ташлаган. Төркиләрдән бер аягы, бер кулы киселгән бер малай гына торып калган. Ул малайны бер бүре асрап үстергән. Төрки халыклар шул малайның токымнары.

Әкият шәкелендә булса да, бу риваять тирән дөреслекне чагылдырса кирәк.

Төрки һәм монгол халыкларында бик бор. заманнардан алып XIX г. кадәр бик үзенчәлекле һәм рәхимсез бер гадәт яшәп килгән: нинди дә булса бер ярамаган кыланышы өчен кешенең бер аягын, бер кулын кисеп, бер күзен чыгарып, кешесез далага илтеп ташлаганнар. Шул юл белән тәңрегә корбан ителгән кемсә, әгәр ул чыннан да гөнаһлы булса, ярымтыкка – шүрәле сыман рухка әйләнгән. Әгәренки ул гөнаһлы булмаса, корбанның җаны җаян га – күзгә күренмәс изге рухка әверелгән (ул җаян сүзенә тат. наян, чая, чаян һәм шаян сүзләре тоташа һәм шуннан ук Зая-Түләк образы килә).

Ярымтыклар һәм җаяннар турында төрки, монгол, тунгус вә бүтән Төньяк Азия халыкларында исәпсез күп риваятьләр, әкиятләр, сөйләкләр сакланган. Бу җайан сүзе – монг. җайачи, дзаячи, заян, заяши, заяаша, заягыч > заяч (к. МНМ I: 375; МНМ II: 247 һ.б.) – җай-, җайа- «корбан итү» сүзеннән килә.

Һиндстан галимнәре фикере буенча, бу сүз бор. һинд телендәге җай – кешене урталай ярып корбан итү сүзеннән таралган. Шуңа охшаш гадәтләр Америка индианнарында да бик билгеле. К. Зая II, Наян, Чая, Шаян.



Предыдущая статья