Тэтимол 2015

ЯЭҖҮҖ-МӘЭҖҮҖ[йә’җүҗ-мә’җүҗ], Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ «название мифического народа на далёком от арабов востоке, которого Искандер Зулькарнайн запер за железной стеной» – Сәддел-Искәндәр артына куылып бикләнгән һәм ахырзаманга кадәр шунда торасы ике халык атамасы. Мөселманнар өчен бу риваять Кытай тур. әйтелгән кебек булган. Чынлыкта мәзкүр сүзләр – яһ. (Библиядәгечә) Гог вә Магог, тәүдә бор. еврейләрдән төньяктарак яшәгән һәм аларга дошман булган Магог иле һәм аның идарәчесе Гог. Бу сүзләр конкрет алганда нинди халыкны һәм нинди патшаны белдергәнлеге билгеле түгел (бик күп субъектив фаразлар әйтелгән), Византиялеләр берзаман Гог-Магог дип русларны атаса, руслар шул ук сүзләр белән монголларны атаганнар һ.б. МНМ I: 307, 596.

Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ Коръәндә махсус искә алына. Татарлар төрле чорларда Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ дип монголларны, русларны, кытайларны атаганнар. Бу сүзләр хәзер дә төрле ишле дошманнарга карата кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья