Тэтимол 2015

ЯШЬ I[йәш], диал. җәш «молодой; год жизни» < гом. төрки йаш (төркм. йааш, як. саас) > к.-балк., кырг. җаш, нуг. йас, каз., к.-калп. җас, алт. дьас, ньас, хак. чаш, чеш, час id., ш. ук «юеш, чи». Чаг. бор. монг. ǯalaγu «яшь егет, яшь».

Безнеңчә, мәгънәви үсеш: «яңгырлы фасыл, юеш чак > үләннәр үскән чак, җәй > яшел чак > яшь (чак)» һәм ш. ук «яшь, кичерелгән җәйләр саны» бик аңлашыла һәм типологик характерга ия (чаг. кары-у «кар кичерү», рус. лето «җәй, яшь»). Кытай илчесе Сюй Тин (XIII г.) язганча, «яшен сораганда, татар ничә тапкыр җир яшәргәнен бармагында санап җавап бирә» К. В глубине столетий…: 144. Һәм йәш < йаш белән бор. йал (чув. çул < çол < болг. *җал < дьал < тьал) «ел» сүзе төптә икесе бер сүз. Ләкин ЭСТЯ (IV: 161–164) йаш һәм *йал сүзләре бердәйлеген танымый бугай.

Яшь продуктив нигез: яшәр-ү, яшә-ү, яшьле, яшьлек һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья