Тэтимол 2015

ЯШМАК[йаºшмақ], яшьмәк [йәшмәк] иск., диал. «головной платок, закрывающий и плечи» < гом. төрки (к. Будагов II: 330) йашмақ id. ← йаш- «яшерү». К. аз. (АДДЛ: 242) jашмах «алачык түбәсен ябу өчен камыш чыпта». Яшмак сүзе, гомумән, -мақ аффиксы ярдәмендә фигыль тамыры йаш-тан да, мақ «кием» сүзе кушылып исем нигезе йаштан да ясала ала. «Мөхәммәдия»дә:

Чүн аны Гаишә ана ишетте,

Яшанып яшмагын, дышын бикетте.

Димәк яшан- фигыле дә булган, ул исә йаша- фигыль нигезеннән, анысы йаш исеменнән ясалган. Яшер-ү < йашыр-у сүзендә инде тамыры йаш- – тәгаен фигыль. К. Нашмак. Этнографик әдәбиятта яшмак рус телендә дә очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья