Тэтимол 2015

ЯШМА[йаºшма], яшьмә [йәшмә], яшым [йаºш ы̌м] «яшма» электән килгән төп тат. сүзләре (к. Насыйри II: 140), диал. (ЗДС: 237) ясма «яссы таш» дип аңлатканнар, ләкин яшма булырга тиеш, (ЗДС: 244) йәшмә «яшел» дигәне дә шул ук шәй. Рус яшма < тат. (ул шулай дип аңлатыла да). Элек яшманы «яшен ташы» дип атаганнар. Гомумән, яшма, яшел, яшен сүзләре үзара баглы, тик монда бүтән тамырларның контаминациясе булырга мөмкин. Кытайда яшьмә ташы элек-электән аеруча кыйммәтле дип саналган, яңа туган баланың авызына яшьмә каптырганнар. Монг. Яшил Саган тэңри (к. МНМ II: 609) «яшма яшен тәңре» дип тәрҗемәләнә. Гомумән, яшьмәнең бор. төп мәгънәсе – «яшел метеорит», аны күктән Алла иңдерә дип исәпләгәннәр.



Предыдущая статья            Следующая статья