Тэтимол 2015

ЯШЕР-Ү[йәшер-], диал. җәшер-ү «скрывать, скрыть, прятать» < гом. кыпч. йашыр- (кырг., к.-балк. җашыр-, нуг. йасыр-, каз., к.-калп. жасыр-), алт. дьажыр-, хак., тув. чазыр- id. гом. төрки йаш- < бор. төрки (ДТС: 246–247) jaš «яшеренү; качу», як. сас- «яшеренү»; чыгт. (Радлов III: 243) йаш «яшертен» фигыленең йөкл. юн., тәүдә, ихтимал, йаштыр- яисә йашгыр- формасында булгандыр, к. алт. йашыт «сер».

Тат. диал. (ТТДС I: 183) йәшен-ү «яшеренү» < гом. төрки йашын- id. турыдан-туры йаш- фигыленнән (шуның кайт. юн., йәшеренүдән кыскармаган), к. ЭСТЯ (IV: 16–161).

Яшер- продуктив нигез: яшерел-ү, яшерен-ү, яшереш-ү, диал. йәшерек «яшерелгән, яшеренгән хәлдәге» (к. Balint: 77); яшерен < йәшерген; йәшертен < йәшĕрткĕн «яшеренгән хәлдә» (к. ком. йашыртғын «яшертен»), диал. җәшери, җәшерей < *җәшриғ «әйбер яшерү уены». Крш. (Будагов II: 331) йашерек «(христианнардагы) таинство» – русчадан калька. К. ш. ук Нашмак.



Предыдущая статья            Следующая статья