Тэтимол 2015

ЯШЕНЧӘК[йәшĕнчәк], яшенцәк, йәжембек, йәженпәк (Тумашева: 74, 76; ЗДС: 240, 244) «игра в прятки; прячущиеся» ~ каз. жасырыңбақ, кырг. жашынбақ, җашымпақ, шынмақ id. ← жашын- «яшеренү». Бу сүздә -бәк ~ -пәк кушымчасы, -чәк ~ -цәк кебек үк, аерым аффикс булса кирәк (-мәк белән бердәй түгел).

ЗДСта йәшенцәк сүзенә «яңа гына чыккан бет» дигән сәер аңлатма да бирелгән. Гомуми мантыйк буенча, асылда себ. йәшенцәк «куе үлән арасында яшеренеп яткан кыргый хайван баласы, мәс., кузый-күрпә, бәрән-бәти, дүдәк бәпкәләре» турында әйтелә бугай. Бет серкәсенә карата бу сүз күч. мәгъ. әйтелгән. К. Яшер-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья