Тэтимол 2015

ЯШЕН[йәшĕн], диал. җәшен «молния» < гом. кыпч. йашын (нуг. йасын, кырг., к.-балк. җашын, каз., к.-калп. жасын), алт. дьажын, ньажын, шор. чажын, хак. газын, чув. çиçĕм id., к. ш. ук иске тат. йашым, чыгт. йашим, кар. йашим «яшен» (йашым ташы «яшма», чөнки бу ташны яшен ясый, ул яшеннән саклый дип исәпләгәннәр – Будагов I: 355 – һәм югары бәяләгәннәр). Йәшен < йашын < йашғын < йашқын һәм йашым сүзләре бор. йаш- (шор. чаш-), jašu- (ДТС: 230) «яшьнәү, ялтырау, балку» сүзеннән ясалганнар, шул ук фигыльдән чыгт. йашуқ «кояш». Йаш-, йашу- фигыле бор. *йалч-, *йалчу- «ялтырап тору» фигыленнән, ял(т) тамырыннан. ЭСТЯ IV: 150. К. Ялкын , Яшьнә-ү. Чаг. чув. çиçĕм, çилçĕм < *җэлҗим < *йалчын ~ монг. залин < жалин «яшен». Ялчы-у «көлеп карау, үз итү» сүзе дә шушы рәттән булса кирәк. Барча бу сүзләрдә төрки телләргә хас -лч > -ш аваз күчеше күзәтелә.



Предыдущая статья            Следующая статья