Тэтимол 2015

ЯФРАК[йаºфрақ], диал. җафрак, йафырак, җапрак, җапырақ, йабрақ (Гиганов) «лист дерева», диал. «веник» < гом. кыпч. йапрак, йапырак (башк. йапрақ, к.-балк. чапрақ, кырг. җапырақ, каз., к.-калп. жапырақ), угыз. йапрақ һ.б. (бу сүзнең фонетик вариантлары бик күп) id. < бор. яз. төрки йапырғақ < йалпырғақ, йалбырғақ id. йалбыр- «ялбырдау» нигезеннән. ЭСТЯ (IV: 130–132) артык вакланып бүтән этимологияләргә дә туктала. Тәүдә япрак < йалбырғақ терлек ашату өчен (печән урынына) ясалган миллекләрне белдергән булса кирәк (андый бәйләмнәрнең күп яфраклы булганы яхшы). Тат. йафрақ варианты Алтын Урда уйг. теленнән килә (п > ф, чаг. зифа, туфрак, фәрдә). К. ш. ук алт. дьалбырак, к.-балк. чапрақ, чапырақ, як. себирдэх «яфрак». Чув. çулçа < çолçа < çавăлçа «яфрак» болг. *җалбырча сүзеннән булса кирәк, к. себ. йалбыршак «киң, ялпак» (Дмитриева – 1981: 141 – йалбырсак дип бирә). Räsänen 1969: 188 (күп кенә вариантлар күрсәтә, ләкин барысы да теркәлмәгән, әлбәттә).



Предыдущая статья            Следующая статья