Тэтимол 2015

ЯУЧЫ[йаºwч ы̌], диал. җаwчы, йаwцы, цауцы (Радлов IV: 190) «сват, сводник» > чув. евчĕ [йэвчĕ] id. < гом. кыпч. йаучы (кырг. җоочу, җуучу, нуг. йаwшы, каз., к.-калп. жаушы), алт. дьуучы, йуучы id. – бәхәсле этимологиягә ия: гади генә йаучы < «(кәләш) яулаучы» дип уйлау, бор. төрки йупчы (Радлов III: 568) сүзенең фонетик йөзе белән килешми, шуңа күрә бу сүзне яз. монг. ǯabulči, ǯaγuči, ǯiγulčin «арадашчы; кунак» сүзеннән дип исәплиләр (Владимирцов: 247; Räsänen 1969: 176; ЭСТЯ IV: 34). А. Рона-Таш исә яучы һәм чавыш сүзләрен бердәй дип исәпли. К. Чавыш.



Предыдущая статья            Следующая статья