Тэтимол 2015

ЯУРЫЛ-У[йаºwр ы̌л-], йурыл-у (Тумашева 1992: 73, 87) «обессиливаться, ослабеть» < *йаwыр- «арыту; аркасын чиләндергәнче эшләү» фигыленең төш. юн., к. Явыр. Тат. яңгырашы чагыштырмача иң тәүге, бүтән телләрдә (кар., ком., төркм., төр., аз.) йорул- «ару, талчыгу» ← йор- «арыту, йончыту» < *йаwур-, к. бор. төрки (ДТС: 249) javre-, javru- «зәгыйфьләнү», «хәлсезләндерү». ЭСТЯ IV: 223 (бу сүзлек авторлары тат. мисалын белмиләр).



Предыдущая статья            Следующая статья