Тэтимол 2015

ЯУ I[йаºw], диал. җаw «войско; война; враг» (кара яу «полчище») < гом. кыпч. йаw (к.-балк. җаw, кырг. җоо, каз., к.-калп. жаw), төркм., үзб. йоw, алт. дьуу, хак., тув. чаа id. < бор. төрки (> уйг., үзб. диал., төркм., төр.) jaγı, уйг. йәғи, йэғи id., к. Будагов II: 332–333; Räsänen 1969: 178; ЭСТЯ IV: 55–57.

Уйг. һәм иске тат. йаw һәм йағы семантик һәм стилистик җәһәтләрдән аерымланалар: йағы һәрвакыт дошманны гына белдерә. Йағы-, йағық- «дошманлашу» фигыле дә билгеле.

Йаw < йағы сүзе белән чув. çăв, çу «ят, чит» сүзе, аннары чув. çуй < çой > мар. сöй «гауга; сугыш» сүзләре чагыштырыла, ләкин бу чагыштырулар юраулы. Йағы < йа-ғы дип уйлау ышанычлырак. Гомумән, йаw, йағы сүзләре бик күп күрше (гар.-фар., Кавказ һ.б.) телләргә кергән.

Яу продуктив нигез: яулы, яусыз; к. Яугир, Яула-у, Яучы.



Предыдущая статья            Следующая статья