Тэтимол 2015

ЯСТЫК[йаºстық], диал. җастык «широкая подушка; подстилка» < гом. төрки йастық, ком., уйг., бор. төрки (ДТС: 245) jastuk, төркм. йассық, к.-балк., кырг. җастық > каз., к.-калп. жастық id. аз. диал. йасдуғ, йасдығ (АДДЛ: 241) «ястык; камыт бөяте» (йастык сүзенең күп кенә бүтән күч. мәгънәләре дә бар, к. ЭСТЯ IV: 154–155) < бор. төрки *йазыт-ық «(өскә) җәелгән нәрсә» сүзеннән. К. Яссы.



Предыдущая статья            Следующая статья