Тэтимол 2015

ЯСТА-У[йаºста-] «положить подушку (для сидения) кому-либо; обхаживать кого-либо; деликатно ухаживать за кем-либо; бегать, как бы специально не причиняя неудобств седоку (о лошади-иноходи)» > чув. йоста-, йуста- (соңгы мәгъ.) ~ башк. (БТДҺ: 114) йаçта-, төр. yasta-, yasla- «ястау; терәү», кырг. җаста-, җазда-, алт. дьаста, як. сытаа- id. < бор. *йазыт-а- > йаст-а- һәм йазыт-ла > йастла-, ш. ук йазытла- > йазтла- > йатла- вариантларыннан. К. Яссы, Ястаң, Ястык, Яштакай.

Яста-у фигыленең кайт. юн. тат. йастан-у (к. мәкаль: Торыр торагы, ястаныр ястыгы юк), кырг. җаздан- > җастан-, чыгт. йастан-, төр. yastan-, yaslan-, як. сыстаң- «үзенә ястык-мендәр салу; үз фикереңне-сүзеңне нигезләү, мәсьәләгә нигезләнеп тотыну» төп фигыльдән киңрәк кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья