Тэтимол 2015

ЯССЫ[йаºсс ы̌], диал. йасты (ДС III: 219), йатсы, җассы, җасты «плоский» ~ ком., куман., төркм., чыгт., госм. йассы, үзб. йасси, к.-балк. җассы, угыз. йасы, аз. йасты «яссы; киңчә», төр. yatsı «җәенке-тигез», К. Насыйри буенча (ЛТ I: 92), йатсы сүзеннән (йат-у тамырыннан) йат сүзенең исем-сыйфат коррелянтына -су < -сығ кушымчасы ялганып ясалган булып чыга, чаг. уйсу; К. Насыйри гипотезасы яссы сүзендәге геминатны да әйбәт аңлата: йатсы > йассы бик табигый; ләкин йат дигән сыйфат (бирегә ярашлы мәгънәдә) билгесез, ә исем төр. телендә генә теркәлгән (jat «ятак», к. ш. ук төркм. йатла- «куну», ТДГДС: 99) һәм бу гына җитми. Шуңа күрә без бу сүзне йаз- «җәю» (һәм шуның белән баглы төр. йас- «яссы булу») фигыленә кагылышлы дип карау яклы. Безнеңчә, йассы < йассығ > йассу (к. Яссу ), йассиғ үзе исә йатсығ < йастығ < *йазыт-ығ, ягъни сүзнең бор. нигезе *йаз-ыт «язу, җәю (эше)». Шуннан ук йазыт-а- > йаста- «урын, ятак җәю» (к. Ястау ), йазыт-ығ > йастығ «яту урыны» (к. Ястык ) яки яту вакыты (к. Ястү ). Шулай итеп, бор. закончалыклы йазыт «җәю, җәелгән нәрсә» нигезе булган дип фаразлау уртак нигездән ясалганлыгы күренгән, ләкин ничек ясалганлыгы аңлашылмаган бер төркем сүзләрнең этимологиясен хәл итә (бу сүзләр тур. ЭСТЯ IV: 154–156), к. ш. ук Ястаң . Чаг. Язы.



Предыдущая статья            Следующая статья