Тэтимол 2015

ЯСМЫК[йаºсм ы̌қ], диал. (ТТДС I: 593) йасмак, җасмык, җасмак «чечевица; фасоль; любое растение с мелким горохом» > чув. йасмăк, мар. йасмық, удм. яснық «ясмык» < гом. кыпч. йасмық (нуг. йасмақ, кырг. җасмық, каз., к.-калп. жасмық), чыгт., уйг. йасмуқ, үзб. йасмиқ id.; бу сүзнең бор. төрки (ДТС: 245) jasïmuq > уйг. йесимуқ, кырг. җасымық, каз. жасымық яңгырашлары һәм бик төрле үсемлекләрне (тары, бодай, кукуруз һ.б., к. ЭСТЯ I: 154) белдергән очраклары бар. Йассы (к. Яссы ) сүзеннән; йассы-мук «яссыланып гарипләнгән» (-мук чир., авыру атамаларын белдерә торган сүзләр ясагыч кушымча): бу сүз тәүдә ашлыктагы гарип бөртекләрне белдергән булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья