Тэтимол 2015

ЯСА-У[йаºса-], диал. җаса-у «делать, сделать, смастерить; строить», диал. «украшать; заряжать (ружье)», себ. (Тумашева 1992: 72) «принять за кого» ~ башк. йаһа-у, чув. йоса > йуса- (ш. ук йосав > йусав), мар. йаса- < гом. кыпч., уйг., угыз. йаса (кырг., к.-балк. җаса- > каз., к.-калп. жаса-), алт. дьаза-, тув., хак. чаза- id., төп мәгъ. «тәртипкә китерү, төзәтү, төзекләндерү» ~ бор. монг. ǯasa- (хәз. монг. заса-, бур. заһа-) > эвенк., маньч. һ.б. ǯаса- «төзәтү, ясау» (ССТМЯ I: 253); бу сүзне маньч. даса- «идарә итү» белән дә чагыштыралар. Гомумән, йаса- бәхәсле сүз, кайбер төрки телләрдә бу сүз әзәл лексикада юк, шуннан чыгып аны монг. телләреннән алынма дип тә карыйлар (ЭСТЯ IV: 150–151), һәрхәлдә бу сүзнең дериватлары ясавыл, ясак, ясал (к.) тәгаен монгол теленнән. К. ш. ук Будагов II: 329–330 (күп материал бирә); Räsänen 1969: 91.

Яса- нигезенең күпсанлы дериватларыннан ясалма сүз дигәндәге ясалма ның мантыйксызлыгы күзгә ташлана. Соң бит халык телендә ясалма «табигый түгел» дигән мәгънәдә! Тат. телендә ул ясалмыш сүзләр табигый түгел мени? Ясалмалы, ясалгыч һ.б.ш. нигезләр дә кулайрак булыр иде.



Предыдущая статья            Следующая статья