Тэтимол 2015

ЯСАК[йаºсақ], диал. җасак «налог, сборы; ясак (подать натурой)» > мар. йозак, чув. (< рус.) ясак < гом. төрки йасақ > к.-балк., кырг. җасақ > каз., к.-калп. жасақ «ясак». Гомумән, бу сүз бик төрле мәгъ. очрый, тат. мәгъ. бор. төрки jasaq (alban-jasaq, ДТС: 34) «салым, ясак» мәгъ. дәвам итә. Бүтән төрки телләрдә: башк. йаһақ «ясак; мылтык ясавы (заряд); кабиләләр килешүе», кырг. җасақ «хәрби берек – хөкүмәт (хан) гаскәре» > каз. жасақ «кабилә гаскәре», чыгт., госм. (Радлов III: 216) йасақ «тыю; низам; низамнамә; хәрәҗ; штраф; ясал», хәз. төр. yasak «тыелу; штраф» ~ бор. монг. ǯasaγ «хакимият; хөкүмәт; идарә; идарәче» > хәз. монг. засах (тув. чазак) «хөкүмәт; хөкүмәт башлыгы», маньч. ǯасақ «идарәче»; монг. йаса «закон». Идарәви терминнар уртак бер чыганактан килсәләр, уйг. йасақ «мебель», төр. диал. йасак «кәртә, йорт» бөтенләй бүтән чыганактан. Һәр очракта йасақ, әлбәттә, йаса-у фигыленнән; к. ш. ук хак. диал. йазоғ «матур!» (чаг. ясан-у ). Будагов II: 230–231; ЭСТЯ IV: 151–152; ССТМЯ I: 253.

Ясак сүзе бик күп күрше телләргә, еш кына мәгънәви үзгәрешләр кичереп кергән, мәс., көрд. yasaq, yazaq «кайтарма, кайтарып бирелгән акча». Рус. ясак тур. к. Даль; Аникин: 730–731. К. Ясавыл, Ясак, Ясаклы, Ясал, Яса-у. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья