Тэтимол 2015

ЯСАВЫЛ[йаºсаw ы̌л], диал. җасаwыл, «судебный пристав» < гом. төрки йасаwул (кырг. жасаwыл, җасоол, каз., к.-калп. җасаwыл, башк. йаһаwыл), төр. yasavul һ.б. – хәрби-административ чин (төрле мәгъ. тур. ЭСТЯ IV: 151–153) < бор. монг. jasaγul > ǯasaγul «командир ярдәмчесе», ǯasa- «оештыру» сүзеннән (к. Яса-у ). К. ш. ук як. дьаһабыл, д׳асабыл «әмер, күрсәтмә; җитәкче». Як. формасы бор. төрки (V г.) Дизабул – Византиягә төрки каганлыктан илче булып барган кешенең исеме (ялгызлык исем) түгел, ә ясавыл – «ханның ярдәмчесе» булган дигән фикергә китерә. Хак. чазоол «ясак җыючы» тур. Бутанаев 1990: 148. К. Ясак, Ясал.

Ясавыл сүзе (бигрәк тә Чыңгыз империясе чорында) күп телләргә таралган. Рус. есаул тур. к. Аникин: 203.



Предыдущая статья            Следующая статья