Тэтимол 2015

ЯС[йаºс] «траур» – гомумхалык телендә (себ. һәм миш. диалектларында: ТТДС I: 168; Тумашева 1992: 71–72) киң генә таралган. Шуңа да карамастан Н.И. Ашмарин һәм аңа ияреп М. Рясянен да мар. йасы, йäсĕ, йöсы‾ «авыру; яс, кайгы, боеклык» сүзен иске чувашчадан дип карыйлар. Гом. төрки йас (хәер, кырг., к.-балк., каз., к.-калп. юк бугай) сүзен гадәттә гар. йа’с «траур» (Будагов II: 329) яки гар. йа’с̣ «өметсезлек» сүзеннән дип карыйлар (ЭСТЯ IV: 150), ләкин төркм., үзб. диал. йаас (ЎХШЛ: 128), венг. gyasz, бор. төрки (ДТС: 244) yas «зыян-зәүрәт; үлем», төр. диал. yıs «яс, траур» бер дә гар. алынмасына якынлашмыйлар. Безнеңчә, йас < монг. йас (йасун) «сөяк, закон, йола» белән гомоген, к. тат. йас тŏт-у (тыт-у), бор. төрки jas tut- ~ монг. яс барих «сөяген тоту, җирләү, күмү, яс тоту». Гар.-фар. йас белән өлешчә охшашлык – очраклы күренеш.

Яс продуктив нигез: сөйләшләрдә (к. ДС I: 227; ТТДС I: 168; Радлов III: 221) йасла-у «сыктау; чеңләү», йаслату «кыз чеңләтү (туенда кайгылы җыр җырлату)», йаслы (кар., госм. йаслы ) «күптән түгел якыны, кардәше үлгән (кеше)», йаслаwык «елак бала» һ.б. Әмма бу сүзләр әд. телдә бик сирәк очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья