Тэтимол 2015

ЯРЫШ[йаºр ы̌ш], диал. җарыш «соревнование», йарыш-у, җарыш-у «соревноваться (в беге)» < гом. төрки йарыш һәм йарыш-, төркм. йаарыш һәм йаарыш- (нуг. йарыс, к.-балк., кырг. җарыс- > каз., к.-калп. жарыс-), алт. д׳арыс, тув. чарыш- > хак. чарыс, як. сырыс- һәр ике мәгънәдә id. ЭСТЯ (IV: 148–149) бу сүзнең чыгышы тур. Дҗ. Клоусонның йар- «яру» фигыленнән дигән фикерен китерә. «Яру > бәхәсләшү» мәгъ. күчеше бөтен дөньяда билгеле булса да, төрки йарыш һәм йарыш- башлыча йөгерү тур. әйтелә һәм бу сүзләрнең нигезе һичшиксез *йар- (шуннан йар-ыш исем фигыль формасы, ә йар-ыш- урт. юн.). Безнеңчә, йарыш < ыйар-ыш вә йарыш- < ыйар-ыш- һәм йар- < ыйар- «җибәрү» гом. төрки ый- < ыҙ- «этәрү, җибәрү» сүзенең йөкл. юн., шуннан (иске татарчадан) чув. яр- «җибәрү, күндерү, куу (?)», чаг. қуыш-у «ярышу». К. Ий-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья