Тэтимол 2015

ЯРЫ-У II[йаºр ы̌-] (Тумашева 1992: 71) «светить, светиться, рассветать» (таң ярылу//җарылу тәгъбире һәр якта бар) < гом. төрки йары-, төркм. йаары-, уйг. йари-, алт. дьары-, кырг. жары-, хак. чары-, тув. чыры- id. < бор. төрки jaru- «яктырту, балку» (ДТС: 244), безнеңчә, бор. төрки йағ-ри- «(яктырткычка) май ягылу» сүзеннән, һәрхәлдә бу сүз як-у, ян-у сүзләре белән бәйле (к. ЭСТЯ IV: 134–135), к. ш. ук Яу II.

Яры-у фигыленең дериватлары үзеннән күбрәк билгеле: 1) диал. (себ. һ.б.) йарық << бор. төрки йаруғ id. (к. Яркын ); 2) гом. төрки йарын «иртә», к. Ярен; 3) диал. йарыт-у//җарыт-у > удм. ǯардънъ «таң ярылу» < гом. кыпч. йарыт- (кырг. җарыт- > каз., к.-калп. жарыт-) > болг. *җарыт-, җарт- > чув. çот- > çут-, мар. сат-, сот- «ярыту, яктырту», шуннан мар., удм. сорта < мар. сарта < болг. *җарта < -*җарыт-ақ > чув. çорта > çурта «шәм», алт. йарта «балыкчы чырагы» > венг. gyartya, gyorta «шәм» (к. Gombocz: 78–79), к. ш. ук як. сырдыа- «яктыру, ярылу», сырдық < йарытығ «якты, яктылык». К. ш. ук Ярытма.

Гомумән, яры-у сүзенең чыгышы түбәндәге шәкелдән күренә (схеманы к.).



Предыдущая статья            Следующая статья