Тэтимол 2015

ЯРЫМТЫК[йаºр ы̌мт ы̌қ], диал. җарымтак (ТТДС I: 567) «половинник – полчеловека – мифический образ», буквально – «результат деления пополам; половина» (-мтык кушымчасы) ~ алт. дьарымтық, йамыртық, хак. чарымдых, монг. ǯarimduq «ярымтык – яру нәтиҗәсе»; бу сүзнең мифик «ярты кеше» мәгъ. тат. телендә барлыкка килгән булса кирәк (башк. йарымтық дигәне тат. сөйләшләреннән), к. ш. ук себ. йартуқ (Радлов III: 63) «ярты кеше, шүрәле», мар. (Упымарий: 48, Исанбаев 1978: 10), удм. йарымдык «наян рух; шелтәләп сүгү сүзе».

Ярты кеше мифик образы бик күп халыкларда, бигрәк тә Урал-Алтай халыкларында киң таралган: чувашларда çури (ар çури «ир ярымтыгы», ама çури «хатын ярымтыгы»); фар. ниснас, наснас (тат. фольклорына да кергән), гар. шäққ (тат. фольклорында да очрый), удм. палэс мурт, мар. шурлочо, мансиларда хумпал, ненецларда парнээ, якутларда сучунаа, абаасы, абааһы, энецларда һәм долганнарда сихио (Мифологические сказки энцев. М., 1961: 27–32), монголларда терен (< тибет. тһеурен), Ороло-бэетэн, Орголи, эвенкларда чулугды, чулурэ, чулокэ, нганасаннарда баруси, сигэ, Себер русларында альбин, оплетай (к. Аникин: 84–85), белорусларда половинник һ.б. Бор. төрки һ.б. халыкларда да ярымтыклар тур. мифлар сөйләгәннәр (Карпини: 26). Кытайда бицзяньминь «ярымтык» – төньяк рухы.

К. Рамазанова 1968: 435–436; Ахметьянов 1981: 48–49.



Предыдущая статья            Следующая статья