Тэтимол 2015

ЯРЫМБИШ[йаºр ы̌мбиш], диал. җарымбиш (к. ТТДС I: 168, 567) «треть десятины; две единицы түтәрәм » ~ чув. çур пилĕк id. Биш дигән җир үлчәү берәмлегенең яртысы булса кирәк. Ул биш җәриб (чәриб) дигәннән кыскартылма була ала: җәриб ≈ 14 сутый; биш җәриб 70 сутый, шуның яртысы ≈ 35 сутый, ягъни якынча өчтән бер дисәтинә. Чув. çур пилĕк татарчадан калька. Рус. диал. < тат. ярым үзе ⅛ дисәтинә.

Сергеев (1970: 221–222) рус. ярым сүзен чув. сүзе – йар- «җибәрү» фигыленнән дип расламакчы: йарым «җибәрем» рус. загон «ярты дисәтинә» сүзеннән калька ди. Ләкин ярăм сүзе чувашчада гомумән юк, аннары И.Т. Сергеев гипотезасын кабул иткән очракта да ярымбиш = çур пилĕк сүзенең мәгънәви структурасы аңлашылмый кала (биш = пилĕк бу очракта нәрсәне белдерә?).

Ярымбиш тән башка миш. (ЗДС: 237) йарымцыбык «¼ дисәтинә» бар. К. Чыбык II.



Предыдущая статья            Следующая статья