Тэтимол 2015

ЯР-У IV[йаºр-]: яфрак яр-у, диал. чәчәк яр-у «распускать листья (лепестки)»; хәз. телебездә эчке семантик багланышлары бигүк аңлашылмаган бу тәгъбирдә яр- бор. төрки *йар- «җибәрү, җәелдерү» сүзеннән һәм бор. (ДТС: 222, 223, 245 һ.б.) jad-, jaδ-, jaj-, jat-, jaz-, jas- «җәелдерү, язу» (к. Җәй-ү ) фигыльләре рәтендәге берсе булса кирәк. Ул *йар- варианты омоним jar- «(икегә) яру» сүзе булганга төшерелеп калган. Йар- ~ йаз- дигәннән, иҗек азагында r ~ z һәм r ~ t ~ d ~ δ ~ j ~ z ~ s чиратлашуы күп кенә бор. төрки тамырларда чагыла.



Предыдущая статья            Следующая статья