ЯР-У I[йаºр-], диал. җар-у «расколоть (надвое), расщепить; бить, наказать» ~ чув. çор- > çур- < гом. төрки йар- (к.-балк., кырг. җар-, каз., к.-калп. жар-), тув., хак. чар- id. < бор. төрки (төркм.) йаар- id., ихтимал, *йак-ар- «як-якка аеру» сүзеннәндер. Барча тикшеренүчеләр (Радлов III: 102–103; Räsänen 1969: 189; ЭСТЯ IV: 135–137) тат., төр. диал. йар-, тув. чар- «хөкем итү, хәл итү; аеру, ачыклау» сүзен яр-у белән бердәй, шуның күч. мәгънәсе дип карыйлар. Бу караш «икегә яру > хәл итү > хөкем итү» һәм ш. ук «җәзалау» (к. Яргы ) мәгънә күчешләренең типологик характерда булуы белән дә куәтләнә. Яр- нигезе төрки телләрдә иң продуктивлардан берсе, к. Яра (?), Яргы, Ярка, Ярма, Ярты, Ярчык, Ярык, Ярым, Ярымтык, Ярыш-у (?). |