ЯРСЫ-У[йаºрсы-], диал. (ЛТ I: 151) җарсы- «разъяриться, (сильно) возбуждаться», диал. «устать» (ДС II: 245), йарсу [йаºрс ы̌w] «страстный» > мар. кч. йарсу «кызу канлы» (Исанбаев 1978: 10) < гом. кыпч. *йарсы- (к.-балк. җарсы-, зарсы-, кырг., каз., к.-калп. телләрендә теркәлмәгән) «ярсу, җирәнү; чиктән чыгу», уйг., алт., бор. төрки jarsı- «җиксенү», бор. төрки jarsïγ- «ярсып китү», jarsuδ- «төкеренү», (ДТС: 243) jarsï- «җирәнү», алт. диал. дьарсы, йаарсы- «җирәнеч булу», йааруу «бурсык исе, шөр», хак. чарсы-, нарсы- «җирәнү»; к. ш. ук төркм. йарс- «бозылу, үзгәрү», як. дьаар, чаар «сасы (ис)». Телчеләрнең күпчелеге бу сүзне күп кенә кадим ядкәрләрдә очрый торган йар «селәгәй» сүзеннән дип карый (ЭСТЯ IV: 134, 144–145), ләкин сүз ясалышы тәфсилле аңлатылмый (к. ш. ук Joki 1952: 118–119; Räsänen 1969: 191). Әлбәттә, «төкеренү > җирәнү, ярсу» мәгъ. күчеше бик аңлаешлы, ләкин йарсы- нигезе -сы кушымчасы ярдәмендә ясалган булса, сыйфат тамырдан ясала, шуның өчен сүзнең тамырына алт. диал. һәм як. сүзләре якынрак шикелле, гомумән, йарсы-, димәк, «сасы дип исәпләү» була, бу мәгънә «төкеренү» мәгънәсен дә үз эченә ала. Чаг. ш. ук бор. монг. jarši-, jari- «күп һәм ярсып, төкерек чәчеп сөйләү». Монда -сы кушымчасы барлыгына ярсын- һәм ярсыт- (юн.) формаларының таралганлыгы да дәлил. |