Тэтимол 2015

ЯРПАЙ-У[йаºрпай-] «вести себя разнузданно (но не нагло, не преступно)», диал. җарпай-у, йалпай-у «көрәю, тазару, яхшыру» (ТТДС I: 162, 567), «шәпле, абруйлы булып китү» (Радлов III: 149), йалбай-у «киңәю, симерү, тулу» (Тумашева 1992: 66) һ.б. > чув. йарпай- «киңәю, җәелү; тиген, эшсез йөрү» < гом. кыпч. *йарпай-, к. кырг. җарбай- «эчтән кинәнү», башк. йарпай-у, йалпай-у «тулыру, тулымсалану» (БТДҺ: 109, 113) ~ як. дьарбай- «сәйран кылу, саф һавада йөреп кайту» һ.б. *йарпа «җәелеп, тузгыган, киңәйгән» сүзеннән, к. бор. төрки (ДТС: 243) jarp «ныклы, каты» → jarpaδ, jarpat- «ныгу», чаг. ш. ук мар. йырпа//йĕрпä «җилбәгәй», кырг., як. җарбаң, дьарбаң «бик иркенәеп йөрү (хәле)», алт. дьалбаң «һавада пәрваз итү (хәле)», нуг. ярбаң, каз., к.-калп. жарбаң «ялагайлык» һ.б. (боларның уртак мәгънәсе – мораль яктан да «киңәю»). К. Ярпач.

Максудидә «ярпай-у» мәгъ. яркай-у сүзе кулланыла.

Йарпа нигезе тәкълиди сүз булса кирәк. К. Ябалдаш.



Предыдущая статья            Следующая статья