Тэтимол 2015

ЯРЛЫКА-У[йаºрл ы̌қа-], диал. җарлыка-у «прощать (грехи)», иск. «помочь; быть милостивым» < гом. кыпч., чыгт. йарлықа- (кырг. җарлықа-, каз., к.-калп. жарлықа-), төр. yarlıqa-, yarlıqqa- id., бор. төрки (ДТС: 242–243) jarlïqa- «яхшы әмер бирү» йарлық сүзеннән (йарлық-а-), к. ш. ук төрки-манихей. yırlıγ «әмер», yırlıqa- «әмер бирү» (Zieme P. Ein manichäisch-türkisches fragment // Acta Orientalia, XXIII. 1970); мәгънәви мөнәсәбәтләр бор. төрки хөкем гадәтләрен чагылдыра: суд хөкеме уңай, кичерүле булса гына кычкырып һәм язмача игълан ителгән, югыйсә үлем җәзасы тур. күп сөйләп тормаганнар. Чаг. алт. йарлық, йарлықчы, дьарлықчы «бурханизм динендә – дин башлыгы» (к. Сагалаев: 87–97), чыгт. йарлықачы «гөнаһларны кичертүче» һ.б

Бор. татар-болгар мәҗүсилегендә дә йарлыкачы, җарлыкачы «гөнаһларны ярлыкатучы» булган, күрәсең, к. чув. çырлахса «ярлыкаучы, кабул итүче, килештерүче, кичертүче фәрештә» ← çырлах, çырлаху «ярлыкау (исем), гыйбадәт»; мар. серлагаш «кичерүчән тәңре, рәхим-шәфкать фәрештәсе» ~ себ. тат. (Тумашева 1992: 70; Будагов II: 323) йарлықаш «хезмәт хакы, мәгаш» ~ алт. йарлықаш, каз. жарылғас «патша бүләге».



Предыдущая статья            Следующая статья