Тэтимол 2015

ЯРЛЫК[йаºрл ы̌қ] «извещение, указ, ярлык; удостоверительная записка» > чув. йорлăк id. (Ашмарин V: 8) – бу тат. халык телендә дә (әкиятләрдә), яз. ядкәрләрендә дә еш кына очрый торган сүз бүтән кыпч. телләрдә сирәк кулланыла һәм яз. телдән килә (мәс., кырг. җарлық, каз., к.-калп. жарлық) < бор. төрки (ДТС: 141, 242–243, 641) čarlïγ, čarluγ, ǯarlïγ, ǯarluγ, jarlïγ, уйг. йарлиқ, йарлиғ (үзб. йорлиқ), алт. йарлык, төр. yarlığ «ярлык, әмернамә, указ», төр. «рөхсәтнамә». Барча тикшеренүчеләр бу сүзне йар//җар//чар «бөтен халыкка игълан» (к. Җар I ) сүзенә баглыйлар. Рус. ярлык «товарга ябыштырылган белешмәлек» < төр. «тамгаханә рөхсәтнамәсе» мәгъ. булса кирәк. Гомумән, бу сүз төрки телләрдән күрше (монг., ир., Кавказ һ.б.) телләргә дә үтеп кергән (к. Аникин: 729).

Себ. йарылык (Тумашева 1992: 71) «ярлык, боерык» – йарлык сүзеннән «киңәйгән» булса кирәк, ләкин бор. йар-ығ яки йарғы «игълан» сүзеннән дә (йарлық < йарылық < йарығлық, йарғылық) булуы ихтимал (йар, җар сүзенең фигыль мәгънәсе булганлыгы тат. йарып салу, йарып әйтү тәгъбирләреннән күренә шикелле), к. ш. ук удм. ялон «игълан», ялись «сөрәнче, нидачы» ← бор. удм. *йалы- < *йары- яисә йарла-.

Ярлык сүзе тур. күп язылган, тик ЭСТЯ (IV: 18) биргән мәгълүмат бик ярлы. К. Ярчы, Ярлыка-у, Ярлыкаш.



Предыдущая статья            Следующая статья