Тэтимол 2015

ЯРЛЫ[йаºрл ы̌], диал. җарлы «бедный; бедняк», диал., иск. «бедняга» (к. «Йосыф китабында»: Ярлы Яғқуб бу тәдбиргә рази улды), «плохой, неважный» (без теркәдек. – Р.Ә.), «надо, надобно» (Старчевский) > мар. диал., удм. диал. ярлы, ярло «ярлы, бедняк», чув. йурлă < йорлă < гом. кыпч. йарлы (к.-балк., кырг. җарлы, каз., к.-калп. жарлы, кырг. диал. жарды) < бор. төрки jarlïγ «ярлы, бәхетсез» (к. ДТС: 242). Бу сүзнең тат. диал. (Тумашева 1992: 71) йарылу (< *йарылуғ), алт. йарылы, чулым. йарылығ, кырг. җарылы варианты игътибарга лаек: димәк, сүзнең нигезе йары > чув. йорă > йурă, ш. ук йор > йур «ярлылык; авырлык» (к. Ашмарин V: 3, 6–7); к. як. саргы-сатыы «җәяүле», саргы-сатаган «үтә ярлы», манси. йаарло (< төрки) «ярлы». Бу фактлардан чыгып, йары < *йаарғы дигән нәтиҗәгә киленә, ләкин бу сүзнең төп мәгъ. ачыкланмый. *Йары - фигыле дә булган, к. (ЗДС: 236) йарлык-у, каз. жары-л-у «ярлылану». М. Рясянен буенча, бор. *йар- «буш» (Räsänen 1969: 190), ләкин бу фараз гына. Шулай ук Ж. Киекбаевның йары монда «яры, йонсыз тире» дигәне дә фараздан артык түгел. Брб. (Дмитриева 1981: 142) йарлур- «ярлылану» ярлы сүзеннән һәм нигез этимологиясенә берни дә бирми. Ярлы сүзе уйг. һәм угыз телләрендә юк (шикелле), ләкин венг. (Gombocz: 76) gyarlo «ярлы». ЭСТЯ IV: 142–143.

Деривациясе регуляр.



Предыдущая статья            Следующая статья