Тэтимол 2015

ЯРЕН[йәрĕн], диал. җәрен, йәрин, иске тат. (С. Хәлфин сүзлегендә) йарын «будущий год, в будущем году», диал. ш. ук «завтра» ~ башк. йәрен id., каз. диал. (Нұрмағамбетов: 40–42) жарын, чыгт., кар., кр.-тат., уйг., госм. йарын «иртәгә», гаг. йаарын id. < *йағырғын «таң, яктырыш» сүзеннән, к. алт. йарғын ~ чув. çурăн, çорăн, çурăм «таң», кырг. җарқын «якты», чаг. ш. ук чув. ыран [ыйран] «иртәгә».

Сүзнең фономорфологик үсеше: йағ-, йақ- «май яну» (к. Яу II ) → йағ-ыр- «яндыру, яктырту» → йағырғын «яктыртылыш» > йарғын > йарын > йәрен, җәрен. К. алт., уйг., госм. йары- (хак. чары-, як. сары-) «яктыру», бор. төрки. jaruγ «яктылык, нур», як. сараа- «яктыру», сарсын «иртәгә» һ.б. К. Якты.

Мәгъ. үсеше «яктыру > таң > иртәгә > киләсе елга». «Таң > иртәгә» мәгъ. күчеше күп телләрдә очрый (к. к.-балк. тангбла ~ тат. диал. таң белән «иртәгә»), «иртәгә > киләсе елга» тат., каз., к.-калп. һәм үзб. телләрендә (үзб. йарын ~ каз., к.-калп. жарын, җарын id.). ЭСТЯ I: 146; Федотов II: 142; Ахметьянов 1989: 16–17.



Предыдущая статья            Следующая статья