Тэтимол 2015

ЯРДӘМ[йәрдәм], диал. йардәм, җардәм, җәрдәм, «помощь, содействие» < гом. кыпч., уйг. йардем (башк. йарҙам, кырг. җардам, каз., к.-калп. жардам) id. фар. йāри-у-дäм «дуслык һәм ярдәм» сүзеннән, шуннан төр. yardım «ярдәм», бор. алынма (хәз. фар. йардäм сүзе юк, йардум сүзе генә бар һәм ул төрекчәдән дип әйтелә). ЭСТЯ (IV: 142–143) бу сүзнең этимологиясе юраулы дип белдерә. К. калм. dam, dem ~ алт. tem, täm «ярдәм» (Ramstedt 1935). К. Дәм.

Дерив. киң: ярдәмле, ярдәмсез; ярдәмләш-ү; ярдәмчел һ.б.; ярдәм итү киң кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья