Тэтимол 2015

ЯРГЫ[йаºрғы] тар. «суд» (русча XV–XVI г. сүзлекчәсендә йаргы йарадыр «суды судит», к. Ковтун Л.С. Русская лексикография эпохи средневековья. М., 1963: 321–324), к. себ. йарғу «хөкем карары», йарғузақ «судлашучан», йарғула-у «хөкем итү» (брб., к. Тумашева 1992: 70) ~ чыгт., төр. йарғу, алт. дьаргы, хак., тув. чарғы «суд; хөкем» > бор. монг. ǯarγu > хәз. монг. зарга «суд эшләре; суд хөкем» ~ як. (Антонов: 121) сорғу, сарғы «язмыш». Сүзнең фигыль тамыры тик тат. (яргы яр-у) һәм монг. (XIX г. сүзлегендә дзар-, дзарғу) телләрендә генә сакланган. Будагов II: 325–326; Бутанаев 1990: 151.

Йар- тамыры җар «игълан» сүзе белән бердәй булса кирәк. Шул ук вакытта яр- тамыры яр-у фигыленә дә баглы булырга мөмкин: бор. гадәт буенча үлемгә хөкем ителгән кешене урталай ярганнар (к. ш. ук тат. яру «җәзалау; кыйнау»: Без үзебез ярлылар, элек безне ярдылар; Безнең үчне буржуйлардан большевиклар алдылар, дип җырлыйлар иде XX г. 30 нчы елларында). Тат. ярма яру «күп сөйләү, төрлечә сөйләү» тәгъбирендәге ярма сүзе дә яр- «хөкем йөртү» фигыленнән шикелле. К. ш. ук бор. төрки (ДТС: 240) jarγan «суд хөкемен җиренә җиткерүче; палач», себ. йарғақ «күп сөйләүчән» һ.б. Рус. (< монг., маньч.) йаргучей «җирле судья, администратор» тур. Аникин: 779. К. Җар I, Ярлык, Ярлыка-у.



Предыдущая статья            Следующая статья