Тэтимол 2015

ЯРГАК[йаºрғақ], диал. җарғақ «шкура без шерсти, облезлая шкура; одежда из (недублёной) кожи» – в частности «верхние рукавицы» (Тумашева 1992: 70), «кожан» (ТРС 1966) ~ чув. çорхах > çурхах «яры; сәләмә кием, ертык-портык» < болг. *җарғақ < гом. кыпч., төркм., чыгт., уйг. йарғақ (> к.-балк., кырг. җарғақ, каз., к.-калп. жарғақ), алт. дьарғақ «яры; яргак; кием тегү өчен эшкәртелгән тире» (соңгы мәгъ. «кием тегү өчен әзерләнгән тире» мәгънәсеннән), тәүге мәгъ. исә – «начар тире», к. к.-балк. җарғақ «түбән сортлы сарык тиресе». Бу сүздән төрле тарафка күч. мәгънәләр үсешкән: иске тат. йарғақ «яхшы күн, замша» (к. Будагов II: 325), кырг. диал. жарғақ, йарғақ «чыр (шулпа өстенә чыгып, ката төшкән май катламы)» > чув. йалхах «элпә»; каз., к.-калп. жарғақтай, ком. йарғақ «арык, ябык» >> мар. (Упымарий: 302) йаргақ «ярлы, пролетарий»; як. дьарға «кайма, чигеш; тире кием чигеше; бизәкле тире кием», хак. чарғах «тире калкан» (к. Субракова О.В. Этимология некоторых архаичных слов хакасского языка // Лексикология и словообразование хакасского языка. Абакан, 1987: 40–41).

Йарғақ йарға- «йоны коелу», к. тув. чарғаш «йоны коелган». Йарға- фигыле, үз чиратында, бор. *йар-, *йару- фигыленнән. К. Яры, Чара, Шәрә. Zenker: 948; Räsänen 1969: 190; ЭСТЯ IV: 141–142; рус. ергак, яргак, ергач «тышкы йонлы тун» тур. Аникин: 201.



Предыдущая статья            Следующая статья