Тэтимол 2015

ЯРА-У[йаºра-], диал. җара-у «подходить, быть годным, пригодным, соответствовать; угодить, угождать» > чув. йора- > йура-, мар. йорä-, йöрэ- «ярау» (шул ук вакытта чув. çораç- > çураç- «ярашу; ярәшү», мар. сарас-, сорас- «ярәшү» < болг. *җараш- id.) < гом. көнб. төрки йара- (кырг., к.-балк. җара-, каз., к.-калп. жара-), алт. дьара-, тув., хак. чара- «ярау, ярашу; өлешкә тию; хәлле булу һ.б.ш.», бор. төрки jara- «ярау; уңай булу, мач килү» (ДТС: 239) < *jaγ-ra- (фигыль ясагыч -ра аффиксы) булса кирәк. К. Ярау, Ярәшү. ЭСТЯ IV: 137–138.

Яра- продуктив нигез, шуннан Ярак I, Ярамсак, Ярат-у, Яраш-у (бу нигезләр үзләре дә бик продуктив) һ.б., к. Ярый, Ярәш-ү һ.б. бик күп, к. Будагов II: 324. К. түбәндәгеләрне.



Предыдущая статья            Следующая статья