Тэтимол 2015

ЯРАУ[йаºраw], диал. (ТРС 1966; ТТДС I: 166, 566; ЗДС: 180) җарау «пригодный к скачкам или к походу (о лошади); полнотелый, мощный; пригожая, здоровая (пригодная для замужней жизни – о девушке, женщине); весёлый» ~ кырг. жароо «физик җәһәттән тиешлечә торышта; артык симез түгел», җара- «ябыгу» > каз., к.-калп. жара- id., к.-балк. жарау «күнекмә, тренировка»; тат. җараулы «чабышка әзер (әзерләнгән)» >> мар. саралы «матур һәм сәламәт (бигрәк тә атлар тур.)» – җырларда очрый. Ярау сүзе мәгънәсе белән яра-у фигыленә тоташа, ләкин аның ул фигыльдән килеп чыкмый торган мәгънәсе бар һәм ул мәгъ. тарихи-этимологик аңлатмага мохтаҗ. Фин этимологлары бу сүзне як. дьарай- «ябыгу», тув. чарыг «ябык; маен сарыф иткән» һәм арытабан уйг. йағра- «әйбәтләнгән, матурланган» (йағ- «ягу, ягымлы булу») сүзләре белән бәйлиләр (Kannisto 1912: 95–96; Räsänen 1969: 198). Ахметьянов 1989: 79–80.

Дерив.: яраула-у, яраулан-у, яраулат-у һ.б., башлыча атчылыкта.



Предыдущая статья            Следующая статья