Тэтимол 2015

ЯРАЛ-У[йаºрал-], диал. җарал-у «сотвориться, быть зачатым» ~ чув. çурал-, çорал- < болг. *җарал- < бор. төрки *йарал- id. > ком., уйг. йарал-, кырг. җарал- id. (күп кенә төрки телләрдә юк) id. бор. *йара- фигыленең төш. юнәлешеннән, әлеге фигыль исә, безнеңчә, тат. диал. йаура-, йауры - «аталану, кушылу; орлыклану; туу» фигыленнән, к. себ. фольклорында Ай мынан күн йаурылып, ике нур йалгашып … пайда булган мырзамын (Тумашева 1992: 73; автор ни өчендер йаурыл-у сүзен «ослабевать» дип тәрҗемәли; төр. уаvrul- «ару-талу» сүзе бар, ләкин ул бу текстта урынсыз); шул ук фигыльдән к. тат. җәwĕр < җәwре «зат» < бор. *йаwрығ > төрки yavru «яшь бала» ~ чув. сура, çурă, çăвăр, çÿрĕ (Сергеев 1971: 118) «җәнлек-җанвар баласы, токым, җәвер», чыгт. йаwруқ id. (Радлов III: 18). К. ш. ук Ярат-у II, Җәвер.

Йаwры-, йаwра- фигыленең ясалышы-тамыры ачык түгел. ЭСТЯда (IV: 53) йавры, йавру, кр.-тат. йäвру сүзе йарал-у, йарат-у фигыльләренә багланышта күрелми, тат. материалы искә алынмый.

Ярал-у продуктив нигез, шуннан яралгы, яралткы.



Предыдущая статья            Следующая статья