Тэтимол 2015

ЯРА[йаºра], диал. җара «рана; нарыв» < гом. көнб. төрки йара (кырг., к.-балк. җара, каз., к.-калп. жара) id. Бу сүзне этимологлар (к. Радлов III: 104; ЭСТЯ IV: 139–140) йар-у сүзе белән бәйлиләр, ләкин, беренчедән, ясалыш моделе ачык түгел, икенчедән, төрки телләрдә йарә һәм йәра (сингармоник булмаган) вариантлары бар, бу исә алынмаларга хас. Иске фар. jara «киң беләзек, муенса; көчлек; яра» сүзеннән булырга да мөмкин (тәүдә йара «богау эзе»).

Яра продуктив нигез: яралан-у, ярала-у, яралы һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья