Тэтимол 2015

ЯПЬ I[йәп], диал. җәп «развилина; развилка; разветвление; прядь в верёвке» ~ башк. йәп, башк. диал. (БТДҺ: 105) йаб, мар. (Иванов, Тужаров: 199; Саваткова: 143) cän, can «дилбегә; япь», чув. йуп, йупа, йÿп << *йап, *йäп «япь». Мар. сүзе җәп сүзеннән килеп чыга алса (ǯ- > s׳-), чув. сүзендәге й- бу сүз өчен характерлы түгел; өстәвенә чув. телендә йуп- < йап- «бер якка борып җибәрү» фигыле дә бар. Япьнең чув. параллеле çап булырга тиеш иде. Бәлки чув. сүзләре тат. теленнән (миш. диалектыннан) соңрак алынгандыр; к. ш. ук тат. диал. җәпләкә, җәпләшкә, җәпләшке «япьле урын, чатлы агач, чата» ~ чув. йÿплешке [йүпләшкэ] id.; җәп < җап сүзе, ихтимал, каз. диал. жап ~ чыгт. (Радлов III: 259) йап «зур арыкның басуга киткән тармагы» белән тамырдаштыр. Бу йап ~ җап исә тат. диал. жап «тау астындагы тигез җир» сүзе белән бәйле булса кирәк, к. Җап, Җәптәш. Икенче яктан к. чыгт., үзб. йап, каз., к.-калп. жап «арык, канал тармагы» – бор. Харәзем теленнән, к. ЭСТЯ IV: 129. Чаг. ш. ук Яба II.

Дерив.: япьле, япьсез; япьлекә.



Предыдущая статья            Следующая статья