Тэтимол 2015

ЯП-У II(япты, ябу) миш. (ТТДС I: 157) «испечь; зарабатывать (деньги)» < гом. көнб. төрки, угыз. йап- «ясау, әзерләү, тәртипкә китерү, оештыру» ~ хак. чап- id, ~ кр.-тат. (Dobr. III: 482) уарmak «ясау; ремонтлау; башкару». Бор. төрки йабғу (йафғу) «фактик хөкемдар (рәсми хан булмаса да) барча идарә эшләрен башкаручы» сүзе дә ошбу фигыльдән дигән фикер бар.

Яп-у II сүзен сүзлекләрдә (нан пешергәндә кәбәрәне тандыр яндауларына ябып-ябыштырып, чәпәп пешерүне күз алдында тотып) яп-у I белән берләштерү очраклары күзәтелә. Ләкин «идарә итү» мәгънәсен «көлчә чәпәү»дән чыгару кыен. К. Ябгу , Япь II. Радлов III: 260, 271; Räsänen 1969: 187; ДТС: 235–236; ЭСТЯ IV: 126–127.



Предыдущая статья            Следующая статья