Тэтимол 2015

ЯП-У I(япты, ябу), диал. җабы-w «крыть, закрывать, затворить, заключить (в тюрьму)» < гом. көнб. төрки (Радлов III: 259) йап-, (кырг., к.-балк. җап-, каз., к.-калп. жап-), алт. дьап-, тув., хак. чап-, як. диал. сап-, чув. çып- id. ЭСТЯ (IV: 127–128) бу сүзне бик хаклы рәвештә тат. диал. һ.б. йап- (к. Яп-у II ) «эшләү, ясау, башкару» сүзеннән аерып куя. К. Ябеш-ү, Ябыш-у. ДТС: 235.

Яп- нигезеннән регуляр рәвештә дә бик күп сүзләр ясалган: ябу (исем), япкыч, япма (күп мәгъ.), япсар-у, яптыр-у, ябык-у (?), ябык, ябыл-у, ябын-у, ябыш-у («ябарга ярдәм итү») һәм шулардан (барча төрки телләрдә дә) тагын исәпсез күп дериватлар ясалып килә һәм актив кулланыла. ЗДСта (: 180, 234, 242) тагы җапкан, җапкыч, йапкак, йапкы, йапкыт, йапмач, йапшер, йапыр-у, йәптертәк, йәпшен-ү күрсәтелә.



Предыдущая статья            Следующая статья