Тэтимол 2015

ЯПСАР-У[йаºпсар-], диал. җапсар-у, җапсарла-у «наложить край одного плоского предмета на край другого такого», күч. «приписывать вину и т. п. на кого-либо другого» (башк. япһар-, киресенчә, «гаебен яшерү») – гом. кыпч. йапсар-, җапсар-, каз., к.-калп. жапсар- id., монг. жабсар- > хәз. монг. завсар- «ярыкны, аралыкны яшерү» ← җап > зав «аралык, ярык», к. Җап . Бу сүзләрнең төбендә монголныкымы, төркиме икәнлеген әйтү читен. К. ш. ук нуг., уйг. йапсармақ «фронт тоту».

Китерелгән фигыльнең исем коррелянты да бар, к. (ЗДС: 180, 239) йафсарлы «өсте-өстенә ябулы; бөрмәле», җапсар «куыш», дөресе (без теркәдек. – Р.Ә.) – «куыш сөлтәренә, шикмәләр өстенә салынган түшәмә – печән, кабык» һ.б., җапсарла-у «шикмәләр өстенә җәю; ярык-тишекләрне каплау; җөйне яшерү» һ.б. Будагов I: 426 (каз. сүзе тур. гына). К. ш. ук нуг., уйг. йапсар «чигәрә, ызан, межа».

Тат. телендә япсар нигезенә тамырдаш бүтән сүзләр дә бар бугай. Яп-у I фигыленә багланышы бәхәсле.



Предыдущая статья            Следующая статья