ЯҢША-У[йаºңша-] (Гиганов) «ворчать, жаловаться» (яңгыз кеше яңшамас, диләр), диал. җанша-у «беспрерывно говорить (дома, в семье)», йанкыш-ыw (Арсланов 1988: 79) «лаять» ~ башк. йаңыша- «еш елау; кычкырып зар елау; кычкырып күп сөйләү» > мар. (Упымарий: 302; Иванов, Тужаров: 60; Саваткова: 44) йаңыса-, йĕңĕсä- «иңрәү, сыкрау, чыелдау (эт тур.)», йыныса «елак», йаңыша-, йанча-, йонча-, йыча- «туктаусыз сорау, үтенү, ялвару» < чыгт., госм. йаңша- «лыгырдау; әрләү», к.-балк. җанша-, кырг. җаңча- «күп сөйләү», кырг. җаңша- «кубылгы тавыш белән җырлау», як. дьаңсай-, ньаңсай-, ньаңсайыы «үгетләп һ.б. күп сөйләү», ньаңый- «ләңгелдәү», ньаң «ләң», ньаң-ньең «ләң-ләң (кечкенә этнең туктаусыз өрүенә тәкълит)». К. ш. ук салар. (Тенишев 1964, күп очраклар) jaŋşa-, jaşa- «сөйләү, әйтү», тув. чаңча- «тиргәү», як. саңа- «күп сөйләү», Г. Нәваи телендә (Боровков 1961: 47) jaң- «юкны сөйләү, лыгырдау», КБ телендә йаңзат- «яраштыру, охшату», бор. төрки йаңлығ «сурәтле, кебек» йаң «образ, сурәт» – асылда йаң рәсеме? (к. югарыда). Яңша-у фигыленең дериватларыннан үзеннән дә киң таралганы тат. диал. җаңгышақ «өйдә акыл биреп, өйрәтеп торучы», себ. йаңышак, йанҗак «күп сөйләүчән, бәйләнчек», башк. йаңышақ, йаңышақан «кирәксезгә нотык сөйләүчән яки илереп елаучан, күп сүзле, тавышчан кеше» (к. ТТДС I: 569; Тумашева 1992: 68–69; БТДҺ: 112) > мар. яңышак «теләнче» < гом. кыпч. *йаңышақ «яңшак», к. к.-балк. джаншақ «лыгырдык», госм., бор. төрки (КБ) йаңшақ, аз. (АДДЛ: 240) jаншағ «лыгырдык» һ.б. Төр. (Будагов II: 359) яңаз, яназ «тиргәүчән, сукранучан» аерым оригиналь дериват. Төрки телләрдән тыш, йаңша- нигезе бор. монг. jaŋgsi- «өрү, тиргәү» (jaŋgsija «яңшак») сүзе белән (Räsänen 1969: 187), арытабан нан. йэңсэчи- «сулкылдау», маньч. йаңшанту «мифик хайван – улаучы рух», кыт. йан id. сүзләре белән чагыштырыла (ССТМЯ I: 343, 355). Чаг. ш. ук Шыңыгы-у. |