Тэтимол 2015

ЯҢГЫРА-У[йаңғ ы̌ра-], диал. җаңгыра-у «звенеть, звучать, раздаваться (об эхе)» > чув. йанăра-, йанкăра-, йанра-, йантра- һ.б. (к. Сергеев 1971: 65), удм. ǯангърат- (< тат. диал. җаңгырат-, к. Насибуллин: 115), мар. йанра-, йантра-, йынтра-, йынтыртат- id. ~ уйг. яңра-, бор. төрки jaŋra- id.; бу сүзнең киңрәк таралган варианты тат. диал., иске тат. (Будагов II: 336) йаңгыр-мак ~ ком. йаңгыр-, каз. җаңгыр-, алт. дьаңғыр- ~ бор. төрки (ДТС: 233–234) jaŋγïr-, janqur- «яңгырау, яңгы булу» ← уйг. йаңгу, төр. janki, janku, алт. дьаңу, тув. чаңгы «яңгырык, кайтаваз» (ягъни йаңгы-р- «яңгыга әверелү» кебек); эвенк. һ.б. йангир- «металл авазы яңгырату» (ССТМЯ I: 342–345) төрки телләрдән, сүзнең тамыры (хак.) йаң «яңгырау (исем һәм фигыль)». Шуннан йанғу «кайтаваз» белән беррәттән (бур.) яңги- «яңгырау» фигыле дә ясалган, менә шуннан, тәкълиди сүзләр калыбына кереп, (ЗДС: 180) йаңгыр «кайтаваз» һәм яңгы-ра- фигыле ясала. К. ш. ук чув. йан, йанк «яңгырап кую», йанкла-, йанклат- «яңгырау» һ.б. (Ашмарин IV: 188–194). Нуг. заң «мәктәп кыңгыравы», заңыра- «зыңгырау, зыңгылдау». Формаль алганда, йангу бор. йан- «кайту» сүзеннән дә ясала ала, к. Яңа.

Яңгыра- продуктив нигез, шуннан диал. йаңгырақ (ш. ук йангырык, к. Balint 1988: 74), йаңгыравык «кайтаваз», йаңгыраш, йаңгырау (фонетика термины) һ.б. сүзләр ясала.



Предыдущая статья            Следующая статья