ЯҢГЫР[йаºңғ ы̌р], диал. җаңгыр, себ. (Тумашева 1992: 68) йамғыр < йамғур «дождь» ~ чув. çумăр < çомăр < бор. төрки (ДТС: 225) jaγmur ← jaγ- «яву» сүзеннән (к. Яу-у ), йағмур сүзенең күпсанлы вариантлары һәм рефлекслары ЭСТЯда китерелә (IV: 57): -мур кушымчасы тамыр сүзендә дә күзәтелә. Тат. вариант ком. йаңгур, к.-балк. җаңур, җаңгур id. белән бергә аерым үзенчәлекле группа тәшкил итә (көнб. кыпч. группасы). Дерив.: яңгырлы, яңгырсыз; яңгырла-у. |