Тэтимол 2015

ЯҢАК[йаºңақ], диал. җаңақ, йанак «щека; челюсть, скула» > мар. (Упымарий: 301) йанак, чув. (Сергеев 1971: 67) йанах, йанаха «яңак, яңак сөяге»; төрки телләрдә бу сүзнең биш төп фонетик варианты һәм «ияк, чигә» белән керешүе күзәтелә: 1) гом. кыпч., уйг., төркм., госм. йаңак, чыгт. йаңкак (каз., к.-калп. җаңақ), тув. чаңақ, хак. диал. наңак id.; 2) алт. дьаақ, кырг. җаақ, тув. чаақ, шор., хак. диал. наақ id.; 3) тат. диал. (ДС I: 248, миш.) йайак «ияк» ~ ком., кар. йайақ, к.-балк. җайақ «яңак», 4) тат. диал. (ДС III: 224, миш.) җәйәк, дзәйәк ~ балкар. зийек «яңак», 5) иске тат. (Троянский I: 490) чынақ «чигә» ~ як. сынаах «яңак». К. ш. ук Ияк .

Этимологлар (к. ЭСТЯ IV: 123–124), бор. төрки jaŋ, jaŋaq, jaŋγaq «як, ян, яңак» (ДТС: 233; DLT I: 40 һ.б. чыганаклар) сүзеннән чыгап, йаңақ нигезен йан (к. Ян ) сүзенә нисбәт итәләр. Ләкин бу этимологиядә -ң- аңлатылмый. Һәм бик күп телләрдә йаңак сүзенә охшаш сүзләр күзәтелә: фар. зäнäх, зенех ~ авест. zanva, бор. һинд. hanuh, тохар. ǯanv «яңак», гар. җäнāх «канат», җāних «ян» һ.б. (к. Чана ). Бу хәл очраклы микән? Һәрхәлдә яңак һәм ияк сүзләренең гомогенлыгы шиксез.



Предыдущая статья            Следующая статья