Тэтимол 2015

ЯҢА[йаºңа], диал. (ТТДС I: 170) җаңа, йаңы, җаңы «новый; только что» ~ чув. çĕн, çĕнĕ < гом. кыпч., төркм., башк. йаңы (к.-балк., кырг. җаңы), үзб. йаңги id. Йаңа вариантына параллельләр – каз., к.-калп. җаңа, як. саңа, тув. чаа, хак. наа «ява». Уйг. һәм угыз телләрендә йеңи, йәңи, йәңки «яңа» варианты киң таралган һәм чув. çĕнĕ < болг. *җәнĕ шуннан.

Яңа//йаңы сүзеннән монг. ǯaŋgi, занги «яңалык» (калм. зәңги «яңалыклар») сүзе килә (ЭСТЯ IV: 125) һәм, безнеңчә, монг. сүзе төп мәгънәгә якын: бор. йаңгы асылда «яңгыравык, кайтаваз» дигән сүз (к. тув. чаңгы «эхо», як. саңа «тавыш, сөйләм; җавап») һәм бор. йаң «яңгырау» (исем һәм фигыль) сүзеннән, ягъни йаңгының паронимы (уртак нигездән, ләкин бүтәнчәрәк ясалган варианты). К. Яңгыра-у. Чаг. Ян-у «кайту».

Яңа сүзе тәүдә сүзгә, хәбәргә генә караган (чаг. әйтем: иске авыздан яңа сүз), тора-бара аның мәгъ. киңәйгән, ул һәрнәрсәгә карый башлаган. Яңалык «яңа хәбәр» борыннан килә; бу сүзнең «яңа булу» мәгъ. – соңгырагы. Алт. дьангы «кайту күренеше» (дьангыла- «кайту») йаң тәкълитеннән дә, дьан- «яну, кайту» сүзеннән дә ясала ала.



Предыдущая статья            Следующая статья