Тэтимол 2015

ЯНЬЧЕ-Ү[йәнчĕ-], диал. җәнче-, йәнце- «сплющивать, сплющить; придавить» ~ бор. төрки (ДТС: 231–232, 251) jеnči-, jenč-, janč- > төркм., кар., үзб. диал., чыгт., аз. диал. йәнч-, к.-калп. женш-, уйг. йенҗи-, бор. уйг. йанчы-, кырг. җанчы-, алт. диал. дьанчы-, башк. йәнсе- id. (һ.б. күп охшаш мәгънәләрдә, к. ЭСТЯ IV: 184–186). К. чыгт. (Будагов II: 99–100) йэнчи- «юкарту», йингил-, йäнчил- «юкару, нәзегәю» нигезләреннән йэнчик «яньчелгән, юкартылган», арытабан нечкә < йэнчикäк «яньчелгән, юкартылган, нәзегәйтелгән» сүзләре ясалган (моңа Будагов тәүләп игътибар иткән). Яньче- нигезенең веляр варианты бор. төрки (ДТС: 231–232) janč- «басылдыру, изү, ватылдыру» хәз. телләрдә сирәк очрый бугай. Күренеп тора ки, йәнче- ~ йанчы- нигезе -чи//-чы кушымчасы ярдәмендә йән-//йан- нигезеннән ясалган (чаг. борчы- ← бор-, күпче- күп-, үрче- үр- һ.б.). К. Нечкә, Яньчерә-ү.

Дерив.: яньчел-ү, яньчет-ү ; диал. (ЗДС: 242), йәнчелү «картаю», диал. йәнчек «кыек»; (ЗДС: 184) җәнчем «бер талкырлык тотам» (димәк җәнче- «талку» сүзе бар). Чаг. Ямьшәй-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья